Тузган торак тарихта кала

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе

Тузган торак тарихта кала

 

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр яңа торакка күчү мәсьәләсен тиз арада хәл итәргә тиеш. Красная Горка белән Мамадыш совхозындагы тузган торакларда яшәүчеләр катнашында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләштеләр. Яңа фатирларга күчәргә теләк белдерүче гражданнарның хәзер яши торган тораклары шәхси милектә булырга тиеш. Алай булмаганда, документларны тиз арада рәсмиләштереп бетерергә тәкъдим иттеләр. Бүгенге көндә Красная Горкада һәм Мамадыш совхозында барысы 38 йорт (117 фатир) яңартуга мохтаҗ. Киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов аларда яшәүчеләрне әлеге программада катнашырга чакырды. Аның кайчан гамәлдән чыгачагы билгеле түгел. Шуңа күрә мөмкинлек булганда файдаланып калу комачау итмәс. 2013 һәм 2014 еллар өчен дә иске йортлардан яңаларына күчерә өчен гражданнар исемлеге төзелә башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International