ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Зурларның быел да төп бүләксез калуын тәнкыйтьләргә кирәкми. Чөнки командабызның нигезен 1997-1998нче елларда туган яшүсмерләр тәшкил итте. Көндәшләр исә инде төрле бәйгеләрдә сынаулар узган ир-егетләр иде.

“Олимп-1997” һәм “Олимп-1999-2000” командалары Татарстан беренчелегенең зона бәйгеләрен уңышлы узып, финалга чыктылар.

Тарихи ядъкәрләр сакланучы музей хезмәткзрләре тәүге мәртәбә эш графикларын үзгәртергә булдылар. Алар “төнне музейда” акциясен уздырдылар.  

 Юкәче авылы чиркәве өч икона белән тулыланды. Аларны Грециядән районыбыз башлыгы Анатолий Иванов алып кайткан. 

9
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Район башлыгы Анатолий Иванов РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен хөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

Призывникларның хокукларын яклау буенча “кайнар линия”  11-12нче ноябрьхезмәт күрсәтә. 

Шәһәрдәшләребез узган атнада район мәдәният йортында үткәрелгән мәдәни чаралардан канәгать  калдылар. 

Киләсе атнада Мамадышта көндез телевизион тапшыруларны карап, радио тыңлап булмаячак. “Татарстан Республикасы” РТПЦ “ РТРС филиаллары обүектларында санлы тапшырулар челтәре төзү буенча  эшләр башкарылу сәбәпле, Мамадышта 11нче- 16нчы ноябрьләрдә иртәнге 8дән кичке 18 сәгатькә кадәр телевидение һәм радио тапшырулары туктатып торылачак. 


8
ноябрь, 2013 ел
җомга

“Мамадыш” совхозы бистәсендә яшәүче биш яшьлек Айгөл 2013 елның 23нче октябрен үзенең икенче туган көне дип атый ала. Ул өстенә өрфия калынлыгы боз каткан күлдә шуарга уйлый һәм бата башлый. Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны Ренат Әхмәтшинның фидакарьлеге аркасында гына фаҗига булмый кала. 

Узган атнада данлыклы көрәшчебез Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә багышланган татар милли көрәше буенча тугызынчы мәртәбә турнир уздырылды. Аны Рафаэль Ясәви улының туган авылы Түбән Ушмада төзелгән спорт комплексы кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International