“Мамадыш” совхозы бистәсендә яшәүче биш яшьлек Айгөл 2013 елның 23нче октябрен үзенең икенче туган көне дип атый ала. Ул өстенә өрфия калынлыгы боз каткан күлдә шуарга уйлый һәм бата башлый. Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны Ренат Әхмәтшинның фидакарьлеге аркасында гына фаҗига булмый кала. Бәхетсезлек килеп чыккан күл “Мамадыш” совхозының үзәгендә урнашкан, бала-чага анда бик яратып уйный. Кышын тимераякта шуалар, хоккей уйныйлар. Әле быел кыш җитмәсә дә, беренче боз каткан көнне үк, алар анда йөгереп керәләр. Айгөлгә дә кызык була: бозга басып, алга таба атлый. Ә нечкә боз шыгыр-шыгыр килә. Әйтерсең, үзен иртә борчыганнары өчен кечкенә кызга ачулана. Беренче, икенче, өченче адым... Курку бетә, саклык та. Кыз ярдан 15 метрлап эчкә керә. Һәм... Яр буенда шау-гөр килгән бала-чага тавышы кисәк тынып кала. Күз алдында батып баручы кызны күреп, кемнеңдер коты оча, кайберләре олыларны чакырырга йөгерә, нәрсәдер эшләргә кирәклеге турында кызу бәхәс китә. Мөгаен, Айгөл бәхетле йолдыз астында тугандыр: нәкъ шул вакытта янәшәдәге ягулык салу станциясе яныннан машинасында участок уполномоченные Ренат Әхмәтшин үтеп барган була. –Кечкенә кызның боздан башы гына күренеп тора иде,–дип искә төшерә Ренат Мансурович. –Тормозга кисәк бастым, машинадан атылып чыктым. Йөгереп барышлый, курткамны салып аттым. Башымда бер генә уй: тизрәк өлгерергә кирәк!... Бозга басуым булды, ул убылды да китте. Яр буенда ук күкрәктән суга баттым. Димәк, балага җитәрәк, су мине күмәчәк иде. Ә аны күмә дә күмә инде. Бозга таянып карыйм, ә ул ватыла. Күкрәгем белән боз кисәкләрен вата-вата, алга атладым. Ашыгырга кирәк: вакыт секундлар белән исәпләнә. Баланың хәле бетеп килгәнен күрдем. Ул шок хәлендә: ни сөйләшә, ни елый алмый иде инде. Фарватер сыман юл ярып барган участковыйның аягы инде күл төбен сизми башлый. Шулай бала янына килеп җитә дә, аңа үзенә ябышырга куша. Көчсезләнгән Айгөл коткаручысының муенына сарыла. –Баланың суык һәм курку чагылган күзләрен, туңып зәңгәрләнә башлаган кулларын күргәч, аның гәүдәсе сулаудан туктаган сыман тоелды. Чыга-чыгышлый йоткан суын кире чыгарырга тырыштым. Башка бер җирдән дә ярдәм көтелми иде бит. Бер-ике минуттан аңа җан керә башлады,–дип сөйли Ренат. Үзе бозлы су салкынлыгын да, бернинди курку да тоймавын искә төшерә. Кеше язмышына битараф калмавын, каһарманлык адымы ясавын полициядә хезмәт иткән өчен генә түгел, гражданлык бурычын үтәдем дип аңлата. Бу вакыйга бәлки шулай эзсез генә үтеп киткән, онытылган да булыр иде, чөнки тыйнак капитан кылган гамәле турында коллегаларына үзе башлап берни дә әйтмәде. Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан нәни кызның әнисе полиция бүлегенә олы рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләр үз участковыйлары турында яхшы сүзләр генә әйтәләр, аңа зур хөрмәт белән карыйлар. “Кешеләр белән бик гади һәм тәртип сагында торучыларга гына хас итеп, аралаша. Үзенә ышанып тапшырылган территориясендә чын эчке эшләр министрын хәтерләтә, ”–диләр. Полиция хезмәткәренең әлеге батырлыгы әлбәттә олы бүләккә лаек. Ә аның өчен иң мөһиме–коткарылган кеше тормышы.
Римма Багманова,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча начальнигының массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча ярдәмчесе, эчке хезмәт майоры.