Икесе дә финалда

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
“Олимп-1997” һәм “Олимп-1999-2000” командалары Татарстан беренчелегенең зона бәйгеләрен уңышлы узып, финалга уздылар. Уналты яшьлек спортчыларыбыз бу бәхеткә Алабугада узган бәйгеләрдә биш коллектив арасында беренче урынны яулап иреште. Икенчеләре Түбән Ушма авылындагы спорт комплексында тугыз команда арасында икенче урынны алды. Биредә республика беренчелегенең финал өлешенә чыгу өчен тугыз команда мәйданчыкка чыктылар. Безнекеләр үз төркемнәрендә Түбән Кама шәһәренең “Нефтехимик-2” футзалчылары белән 2:2 исәбенә уйнадылар, Тукай районы уенчыларын 16:1 исәбе белән тар-мар иттеләр. Ярымфиналда “Нефтехимик-3”нче 3:1 исәбе белән бирелдереп, финалда “Нефтехимик-1” командасы белән очраштылар һәм 6:2 белән оттырдылар. Ләкин бу Татарстан беренчелегендә катнашу хокукыннан мәхрүм итмәде. Зона бәйгеләрендә шәһәребезнең “Олимп-2000-2001” футзалчылары да катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International