Киләсе атнада Мамадышта көндез телевизион тапшыруларны карап, радио тыңлап булмаячак. “Татарстан Республикасы” РТПЦ “ РТРС филиаллары обүектларында санлы тапшырулар челтәре төзү буенча эшләр башкарылу сәбәпле, Мамадышта 11нче- 16нчы ноябрьләрдә иртәнге 8дән кичке 18 сәгатькә кадәр телевидение һәм радио тапшырулары туктатып торылачак. Төзү эшләре белән шөгыйләнүенә бәйле рәвештә, Мамадыш телевидениясе тапшырулары да 18 сәгатьтә башланачак. Ә радиотапшыруларыбыз иртәнге 7дән 8гә кадәр генә булачак.