Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Кубоксыз калсак та, үкенечле түгел
2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Зурларның быел да төп бүләксез калуын тәнкыйтьләргә кирәкми. Чөнки командабызның нигезен 1997-1998нче елларда туган яшүсмерләр тәшкил итте. Көндәшләр исә инде төрле бәйгеләрдә сынаулар узган ир-егетләр иде.
Сүз узган атнада Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган, Югары Яке авылы егете Ирек Мөхетдинов истәлегенә оештырылган уналтынчы турнир турында. Агымдагы елда да күпсанлы командалар катнашында үтте ул. Укучы кызларның – 12, малайларның – 14, зурларның 7 командасы өч көн дәвамында иң көчле коллективны барлау өчен “Олимп” спорт комплексында, шәһәрдәге 2нче санлы лицей һәм 3нче санлы урта мәктәпнең спорт залларында, чын мәгънәсендә, кызу көрәшләр барды. Шунысы игътибарга лаек, авыл мәктәпләрендә дә спортның әлеге төренә игътибар зурлыгын күрергә насыйп булды. Алардан килгән кайбер коллективлар волейбол белән махсус шөгыльләнүче командаларга җитди каршылык күрсәттеләр. Мәсәлән, Җөри урта мәктәбенең 1999нчы елда туган кызлары Яр Чаллының спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшьтәшләренә җитди каршылык күрсәттеләр. Җәнлек совхозы мәктәбе кызларының уеннары да җанатарлар хөрмәтенә лаек булды.
Турнир нәтиҗәләренә күз салыйк. Укучы кызлар арасында “Яр Чаллы-1997-98” кызлары финалда безнең район җыелма командасын бирелдереп, җиңүгә ирештеләр. Өченче урында – “Яр Чаллы-1999-2000” волейболчылары. Яшүсмерләр арасында мамадышлыларга тиңнәр булмады. Алар хәлиткеч уенда Теләче командасын бирелдерделәр. Сабалылар пьедесталның өченче баскычында. Зурлар арасындагы бәйгеләргә килгәндә, быел барлыгы җиде коллектив төп Кубок өчен көрәште. Менә өченче ел рәттән инде төп бүләк өчен Мамадыш, Саба, Алабуга һәм Чмстай волейболчылары “бил алышты”. Кызганычка каршы, безнекеләр беренче ярымфиналда Алабуганың “ЕЭС” командасына җиңелделәр. Икенче ярымфиналда Чистайлылар өстенлеккә иреште. Финалда исә алабугалылар үзләренең быел бәйгеләргә ныклап әзерләнгәнлекләрен исбатладылар. Чистай волейболчылары – икенче, былтыр Кубокны откан Саба командасы өченче урыннарда. Мәйдан хуҗалары агымдагы елгы турнирда дүртенче урын белән генә канәгатьләнделәр. Ләкин моннан трагедия ясарга кирәкми. Яшь командабыз төрле турнирларда катнашып, тәҗрибә туплар. Ә аның артыннан җиңүләр киләсен спорт сөючеләр яхшы белә.
Николай Зюрин
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Бөек бәйрәм-Җиңү көне алдыннан Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлегендә яшь мамадышлыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар
Әлеге мөһим чара ЗАГС бүлеге тарафыннан «Алдынгылар хәрәкәте» Россия хәрәкәтенең җирле бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә оештырылды.
Мамадышта чәчәкләр утырту башланды: 29 меңләп үсенте яңа җәмәгать киңлекләрен бизәячәк
«Мамадыш-ТКХ» ҖЧҖ хезмәткәрләре шәһәрне яшелләндерү эшләренә керештеләр. Быел чәчәк утырту кампаниясе кысаларында 29 мең үсенте утырту планлаштырыла. Җәй көне Мамадыш урамнарын петуния, цинерария, бәрхет һәм сальвия бизәячәкләр.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин сәнәгать паркы территориясендә инвесторлар белән эшлекле очрашу уздырды.
Агымдагы проектларны гамәлгә ашыру һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар. Аерым игътибар инфраструктура мәсьәләләренә һәм яңа объектларны эшләтеп җибәрү срокларына бирелде.
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз