Район мәдәният йортында чаралар үтте

2013 елның 9 ноябре, шимбә
Шәһәрдәшләребез узган атнада район мәдәният йортында үткәрелгән мәдәни чаралардан канәгать  калдылар. Пәнҗешәмбе көнне биредә Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәбе, “Аленушка” балалар бакчасы, “Мамадыш сыр-май комбинаты” филиалы коллективлары көче белән куелган Зәбир Гыймаевның  “Бакча караклары” спектакле тамашачыларның авызларын ике  сәгатькә якын ерык тотарга мәҗбүр итте. Җомга кичендә Шәдче һәм Олыяз авыл җирлекләре студентларының концертлары да юморга, җыр-моңга, биюләргә  бай булды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International