ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2013 ел
җомга

Казанның “Татнефть-Арена” Боз сараенда узачак Президент елкасына Мамадыштан 36 бала – укуда зур уңышларга ирешкән укучылар, активистлар, спортчылар бара.

2013 елның 16-17 декабрендә гражданнарга юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, “кайнар линия” ачылачак. 

Шәһәребездәге 4нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенә узган атнаның җомгасында төгәл фәннәр мөгаллимнәре белән уку эшләре буенча директор урынбасарлары җыелган иде.

Әлеге чара республикада игълан ителгән Математика елы һәм 4нче мәктәп базасында 2нче декабрьдән 9ына кадәр узган төгәл фәннәр атналыгы кысаларында оештырылган иде.

Районда җиргә кагылышлы күп кенә чаралар күрелгән. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Мамадыш бүлеге җитәкчесе Марат Габдрахманов сүзләренә караганда, җир закончалыгын бозуның 262 очрагы теркәлгән, 110 кеше административ җаваплылыкка тартылган. 


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

12нче декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясенә һәм Россия парламентына беренче сайлаулар үткәрүгә 20 ел тулды. Бу–дәүләтебез һәм җәмгыятебез өчен мөһим тарихи дата. Шуңа күрә, шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбендәге 10нчы сыйныфта узган Россия Конституциясенең юбилеена багышланган класс сәгатендә катнашу аеруча кызыклы булды.

Җирле шагыйрьләребез Вәрис Гали, Вахит Галиев, Рафаил Газизов, Рәим Гобәй, Рәсимә Галиева Һәм Гөлнур Васыйлова белән очраштылар шәһәрдәге 2нче санлы лицей укучылары. Гөлнур Васыйлова җитәкчелегендәге “Агымсу дулкыннары“ клубының чираттагы утырышы Вәрис Гали иҗатына һәм аның күптән түгел генә дөнья күргән “Бөркет тау“ исемле китабына багышланган иде

Биләрдә хәзер Мамадыш укучыларын да беләләр. Балаларның “Борынгы Биләрдә яшьлек“ республикакүләм фәнни-гамәли конферециясенең беренче этабы читтән торып узган иде. Мамадыш Балалар һәм үсмерләр йорты инициативасы белән, анда районыбыз мәктәпләренең яшь тарихчылары да катнашты һәм комиссия хөкеменә төбәк тарихы буенча фәнни эшләрен юлладылар

Чәршәмбе көнне Мамадыш мәдрәсендә узган имамнар җыелышы бик бай эчтәлекле булды. Иң элек анда халыктан гошер җыюга йомгак ясалды

Мамадыш районы судында яңа җитәкче. Россия Президенты Указы нигезендә әлеге вазыйфага Миләүшә Дәүләтбаева билгеләнде

Чәршәмбе  көнне районыбызда Олимпия чемпионы Хаджимурад Магомедов булып китте. Бүгенге көндә ул ирекле көрәш буенча Россия җыелма командасының өлкән тренеры.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International