Яшь тарихчылар уңышы

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Биләрдә хәзер Мамадыш укучыларын да беләләр. Балаларның “Борынгы Биләрдә яшьлек“ республикакүләм фәнни-гамәли конферециясенең беренче этабы читтән торып узган иде. Мамадыш Балалар һәм үсмерләр йорты инициативасы белән, анда районыбыз мәктәпләренең яшь тарихчылары да катнашты һәм комиссия хөкеменә төбәк тарихы буенча фәнни эшләрен юлладылар. Аларны Биләрдә яклау өчен дүрт укучыга чакыру килде. “Ватанымның башлангычы монда“ секциясендә Омар урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Алина Галиуллинаның эше (укытучысы Наталия Кирина) 1нче урынга лаек дип табылган. Җөри мәктәбеннән Айгөл Имамиева белән Лилия Сәмигуллинага (укытучылары Владимир Кузнецов) икенче урын бирелгән. Югары Соннан Гөлнара Гыйләҗетдиновага (Рәзинә Муллахмәтова) лауреат дипломы тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International