Россия Президенты Указы нигезендә әлеге вазыйфага Миләүшә Дәүләтбаева билгеләнде. Рәсми чарада Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов һәм җирле җитәкчеләр катнашты. Миләүшә Дәүләтбаева судья булып 2001нче елдан бирле эшли инде.