Бер сулышта узды

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Җирле шагыйрьләребез Вәрис Гали, Вахит Галиев, Рафаил Газизов, Рәим Гобәй, Рәсимә Галиева Һәм Гөлнур Васыйлова белән очраштылар шәһәрдәге 2нче санлы лицей укучылары. Гөлнур Васыйлова җитәкчелегендәге “Агымсу дулкыннары“ клубының чираттагы утырышы Вәрис Гали иҗатына һәм аның күптән түгел генә дөнья күргән “Бөркет тау“ исемле китабына багышланган иде. Лицейның татар теле укытучысы Зимфира Гыйззәтуллина тормыш юлы белән таныштырып узды. Римма Хәмзина укучылар игътибарына “Ипекәй исләре“ хикәясенең эчтәлеген җиткерде, тәрбияви ролен аңлатты. Укучылар Вәрис Галинең шигырьләрен укыдылар. Вахит ага Галиев үзенең унбер китабының башта аның кулы аша узуын, берничәсенә кереш сүзләр дә язуын сөйләде. “Бөркет тау“ китабын укыганда зур рәхәтлек кичердем. Хикәяләрнең геройлары таныш кешеләр,“–диде Рафаил Газизов. Рәсимә Галиева хикәяләрдә кешенең рухи халәте, кичерешләре ачык сурәтләнүен әйтте. Рәим Гобәй каләмдәшебезнең мәзәкләренә югары бәя бирде. Гөлнур Васыйлова белән Илдар Габидуллин “Чир“ юморескасын сәхнәләштерделәр. Кичәдә җырлар да яңгырау аны тагын да истәлеклерәк итте. Лицей директоры урынбасары Рәмзия Елина, укучыларга эчтәлекле очрашу бүләк иткәннәре өчен, җирле әдипләргә рәхмәтләрен белдерде. Белем бирү йорты   мөгаллимнәре “Агымсу“ дулкыннары“ клубы җитәкчесе Гөлнур Васыйловадан Нәкыя Йосыпова иҗатына багышланган кичә оештыруны да сорадылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International