Бүләкләр белән килделәр

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне Мамадыш мәдрәсендә узган имамнар җыелышы бик бай эчтәлекле булды. Иң элек анда халыктан гошер җыюга йомгак ясалды. Бу эш республикадагы күпчелек районнарга үрнәк булырлык дәрәҗәдә оештырылган. Бәрәңге һәм башка төрле яшелчәләр башкалабыздагы мәдрәсәләргә һәм башка уку йортларына да җибәрелгән. Гошер җыюны иң яхшы оештыручылар мөхтәсибәтнең махсус бүләкләренә лаек булдылар. Җыелышка Татарстан Диния назәрәтеннән, Президент аппаратыннан да бер төркем кунаклар килгән иде. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яңадан теркәлү узган мәхәлләләрнең имамнарына Шәһәдәтнамәләр, Коръән китабы һәм “Шура“ альманахының яңа санын алып килгән. Яңа Шаһадәтнамәләр алган имамнарга Рөстәм хәзрәт халыкка рухи һәм әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International