Бүген сез иртәгесе көнне төзисез

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

12нче декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясенә һәм Россия парламентына беренче сайлаулар үткәрүгә 20 ел тулды. Бу–дәүләтебез һәм җәмгыятебез өчен мөһим тарихи дата. Шуңа күрә, шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбендәге 10нчы сыйныфта узган Россия Конституциясенең юбилеена багышланган класс сәгатендә катнашу аеруча кызыклы булды.

Наталия Якимова

Мөгаллимә Роза Әхмәтова аны тикшеренү эше проектны яклау формасында оештырды. Балалар алып баручылар, социологлар, тарихчылар, журналистлар, бизәүчеләр кебек, һәркайсының үз эш этабы булган төркемнәргә бүленделәр. 9-11нче сыйныфлар арасында алдан анкеталау үткәрелгән иде. Алар укучыларның хокукый белемнәре җитәрлек булмавын күрсәтте. Шуңа күрә, укучыларга ярдәмгә дәресләрдә дә файдаланырга мөмкин булган буклет чыгарырга карар ителде. Кызыклы фактлар китерәм: балаларның 16 проценты Конституциянең эчтәлеге белән таныш түгел. Аны кайда өйрәнәләр, дигән сорауга барлык респондентлар да: “Мәктәптә,“–дип җавап биргәннәр. “Барлык“ дигән сүзгә басым ясап әйтәм, чөнки тикшерүләр ата-аналар арасында да үткәрелде. Ә аларның белемнәре балаларныкына караганда да түбәнрәк булып чыккан. Тормышыбызның Төп Законы саны буенча бишенчесе икәнен бөтен кеше дә белеп бетерми торгандыр. Кеше хукуклары сакланамы соң? Анкеталаштыру аның һәрвакыт сакланып бетмәвен дә күрсәтте. Пособиеләр, хезмәт хаклары үз вакытларында түләнеп барылмый, гражданнарның шәхси тормышлары бозыла... Барлык әйтелгәннәрдән чыгып, укучылар бездә хокукый дәүләт формалашу стадиясендә генә, дигән нәтиҗә ясадылар. Без–юл башында. Әмма Конституциягә таянып, аның нормаларын истән чыгармыйча, алга барырга, дәүләт һәм җәмгыять алдында торган киң масштаблы бурычларны хәл итәргә тиешбез.

Класс сәгате, дәрес-тикшерү–ничек кенә атасак та, ул бер сулышта, бик тере узды. Тикшеренүгә тартылган үсмерләр үзләренең хокук өлкәсендәге белемнәрен дә күрсәттеләр, интелектларын да эшкә җиктеләр. Минем: “Балаларның хокуклары сакланамы, үзләренең киләчәкләрен дәүләтебездә ничек күрәләр?“–дигән соравым Саша Иванов белән Катя Багуринаны уңайсызлыкта калдырмады. Тәҗрибәле педагог Роза Илдусовна да: “Бүгенге буын, 90нчы еллар укучылары белән чагыштырганда, фикерләүләрендә иреклерәк, карашларында кыюрак, акыл дәрәҗәләре дә яхшырак үскән. Алар кешенең Конституция белән гарантияләнгән хокукый статусын яшь буын раслаячагын беләләр. Шуңа күрә, укырга, барысы турында да белергә, уңышлы булырга тырышалар“,–диде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International