ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2014 ел
шимбә

16нчы март – Сәүдә, халыкка көнкүреш һәм торак-комуналь хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре көне.

Синоптиклар фаразлавынча, 14нче марттан– 15нче мартка каршы төндә Мамадыш районында буран булуы көтелә. Карлы яңгыр явачак.
Һава шартлары бүгенгедәй торганда, кырга чыгарга да санаулы көннәр калып бара. Аграрийларның төп игътибары һәм көче язгы чәчүгә әзерлек эшләренә юнәлдерелгән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә Мамадыш төбәгендә 109 213 килограмм сөт савып алынган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 22,6 центнерга күбрәк.
Милли бәйрәмебез Сабантуе быел район үзәгендә 7нче июнь көнне үткәрелер дип көтелә. Быел ул Татарстанда уздырылучы “Мәдәният елы” кысаларында оештырылачак.

14
март, 2014 ел
җомга
8нче Март бүләге әзерләнде чәршәмбе көнне 19 анага ЗАГС бүлегендә. 

 

Агымдагы уку елында республикабызда төрле спорт төрләренә багышланган мәктәпләр арасында беренче Спартакиада оештырылды. Бу – бәйгеләрдә бары тик теге яки бу мәктәп укучылары гына катнаша ала дигән сүз. 

2014 нче елның 12 мартында Мамадыш районы Башкарма комитетның түгәрәк залында сәркәтипләрне котлау чарасы узды.

Мамадыш районында хатын-кызларның  “Ак калфак” иҗтимагый җыены инде беренче елын гына эшләми. Чираттагы җыелыш 2014 нче елның 12 мартында района админимтарөиясе бинасында узды.


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Китапханәчеләр арасында оештырылган бәйге апогеена җитте – соңгы ике атна эчендә генә авылларда якташ шагыйрьләребезгә, язучыларыбызга, композиторларыбызга багышланган күпсанлы кичәләр булып узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International