Узган тәүлектә Мамадышта 109 центнер сөт савып алынган

2014 елның 15 марты, шимбә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә Мамадыш төбәгендә 109 213 килограмм сөт савып алынган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 22,6 центнерга күбрәк.

Тулаем савымның 4868 килограммы крестьян–фермерлык хуҗалыкларына туры килә.

Район буенча бер тәүлектә һәр сыердан уртача 14,2 кг сөт савып алынган. АПК “Азык–төлек программасы”нда әлеге сан 25,5 кг–ны тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International