Мамадышка карга бураннары килә

2014 елның 15 марты, шимбә

Синоптиклар фаразлавынча, 14нче марттан– 15нче мартка каршы төндә Мамадыш районында буран булуы көтелә. Карлы яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, секундына 8–9 метр тизлектә, дип хәбәр итәләр.

Һаваның температурасы төнлә 0, -5 градус салкын булса, көндез терекөмеш баганалары 2, 3 градус җылы һава торышы күрсәтәчәк.

Шимбә көндез җил бераз басылачак, ә якшәмбе көн дәвамында көчле җил һәм карлы яңгыр көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International