Мамадыш районында «Ак калфак» иҗтимагый җыены эшләп килә

2014 елның 14 марты, җомга

Мамадыш районында хатын-кызларның  “Ак калфак” иҗтимагый җыены инде беренче елын гына эшләми. Чираттагы җыелыш 2014 нче елның 12 мартында района админимтарөиясе бинасында узды.

“Ак калфакта”  районда төрле юнәлештә эш алып баручы лидер хатын-кызлар җыелган: дәүләт хезмәткәрләре,  предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, иганәчеләр.  Хатын-кызларны берләштергән сәбәпләр бихисап: хатын-кыз, ана ролен күтәрү, милли йолаларны яңарту һәм саклау. Шулай ук төп максатларның берсе – яшь буын белән эшләү. Аларга тормышта әби-бабайлардан сакланып калган традицион яшәү рәвешен беркетү, югары әхлак нормаларын пропагандалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International