8нче Март бүләге әзерләнде чәршәмбе көнне 19 анага ЗАГС бүлегендә. Биредә аларга Сертификатлар тапшырылды. 2007нче елда Россия Хөкүмәте тарафыннан Ана капиталы турындагы карар кабул ителгәннән бирле районыбызда әниләргә 1800дән артык документ тапшырылган икән инде. Шунысы игътибарга лаек, аңа ия булучылар арасында 2007нче елга чаклы ике, өч һәм аннан да күбрәк балаларыбулганнар да бар. Чөнки югарыда телгә алынган елдан соң бала тапкан әниләргә дә бер тапкыр бирелә ул сертификат. Районыбызда андыйлар да шактыйга җыела.