Агымдагы уку елында республикабызда төрле спорт төрләренә багышланган мәктәпләр арасында беренче Спартакиада оештырылды. Бу – бәйгеләрдә бары тик теге яки бу мәктәп укучылары гына катнаша ала дигән сүз. Бүгенге көндә инде барлыгы сигез төрдән ярышларның зона этаплары узды. Алда финал бәйгеләре көтә. Спартакиада кысаларында районыбызның шәһәрдәге 2нче санлы лицее – хоккей, тимераякта индивидуаль һәм эстафетада узышу, 4нче санлы мәктәп – баскетбол, малайлар, Урта Кирмән урта гомумбелем бирү мәктәбе – баскетбол, кызлар, Владимир төп гомумбелем бирү мәктәбе – чаңгыда индивидуаль һәм эстафетада узышу, Шәдче урта мәктәбе – спорт ориентлашуы буенча көч сынаштылар инде. 9нчы март көнне исә Красная Горканың 1999-2001нче елларда туган волейболчылары эона бәйгесендә катнаштылар. Республика финалына узу өчен шәһәребезнең 2нче санлы лицей һәм 3нче санлы мәктәп спорт залларында безекеләрдән тыш, тагын сигез районның белем бирү учреждениеләреннән командалар чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, безнекеләр барлык көндәшләрен дә җиңеп, финалга уздылар. Алда укучыларны тагын бадминтон, милли көрәш, йөзү һәм җиңел атлетика төрләре көтә.