ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга

Беренче бала туу – һәр яшь ата-ана зур сөенеч. Мамадыш шәһәрендә яшәүче Муллахмәтовлар гаиләсендә икеләтә сөенеч – 2014 нче елның 14 мартында игезәк кыз балалары туды. Кызларга ата-аналары күркәм мәгънәле исемнәр сайлаганнар – Әминә һәм Әдилә. 

Вакытында мәгълүматны тотып ала һәм файдалана белгән кеше икеләтә ота. Хәзер бит кем өлгерә–шул эләктереп кала торган заман. 
Бөек Җиңү көнен каршы алуга әзерлек эшләре башланды. Кар эреп көннәр җылытуга, һәйкәлләрне, аларның әйләнә-тирәсен тәртипкә китерә башларга кирәк булачак.
Мамадыш шәһәренең 3нче санлы урта мәктәбе базасында ике көнлек семинар–практикум оештырылды. Өстәмә белем бирү педагоглары һәм технология фәне мөгаллимнәре өчен үткәрелүче дәресләр “Керамика сыйныфында кызыл балчык белән эшләү техникасын өйрәнү һәм тулыландыру” темасы астында уза.
Мамадыш шәһәренең Совет урамы варварлар һөҗүменә дучар булган.
Паспорт, линейка, ручка, шоколад һәм шешәле су. Бу көннәрдә районыбызның 343 чыгарылыш сыйныф укучысы математика һәм рус теле фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып карадылар.
Мамадышта «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.

25
март, 2014 ел
сишәмбе

“Туган-үскән җирдә генә бәхетле була язмыш,“–дип язган иде шагыйрәбез Нәкыя Йосыпова “Мамадышым“ шигырендә. Аның әлеге җыры чирек гасыр буе шәһәребезнең гимны булып яңгырады.


Мин баш-аягым белән дингә бирелгән кеше түгел, бары тик күңелемдәге уйларны гына җиткерәсем килә, бәлки бу язма кемнеңдер динебезгә һәм бер-беребезгә булган уйларын яхшы якка үзгәртер.


24
март, 2014 ел
дүшәмбе
“Ел хәйриячесе – 2013“ республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Илдар Халиков һәм җөмһүриятебезнең министрлыклар, ведомостволар җитәкчеләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International