Якташыбыз танылу алды

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

“Ел хәйриячесе – 2013“ республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Илдар Халиков һәм җөмһүриятебезнең министрлыклар, ведомостволар җитәкчеләре катнашында узды. Иң лаеклыларны бүләкләү тантанасында Мамадыш муниңипаль район башкарма комитеты Илнар Хафизов җитәкчелегендә делегациябез дә катнашты. Безнең районнан сәхнәгә якташыбыз, Яр Чаллыдагы кибетләр челтәренең финанс директоры Равия Зыярова күтәрелде. Аның соңгы елларда кече ватанында күрсәткән иганәчелек ярдәме шактый зур булуы күпчелеккә мәгълүм. Туган авылы Берсут-Сукачыда үз акчасына фельдшерлык-акушерлык пункты белән башлангыч мәктәп төзетте, үзәк мәчеткә капиталь ремонт ясатты. Равия ханымның изге гамәлләре, чыннан да, шактый зур. Шуңа күрә дә ул “Ел хәйриячесе – 2013“ исеменә лаек. Җиңүче дипломын аңа “Бәхетле“ сәүдә челтәрләре генераль директоры Мөслимә Латыйпова тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International