Районыбыз эшмәкәрләре лизинг-грант программасыннан актив файдаланалар. Былтыр Мияссәр Галләмов, мәсәлән, трактор, Айрат Минголов, МАрия Канкасова, Сергей Музлов, Надежда Харисова – “Газель“, Фәнил Морзаханов – “КамАЗ“ автомашиналары, Ранас Галиев – автобус... отканнар. Быел да әлеге программада катнашу өчен документларын әзерләп тапшыра башладылар инде. Район икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 27 процентка җиткән иде. Бу сан быел тагын да артса, сөенечле булачак.
Саннар һәм фактлар
Былтыр районыбыздан 34 кеше 27,5 миллион сумлык лизинг-грант отты. Биш ел эчендә барысы 139 кеше бу программа буенча төрле техника, җиһазлар алды. Лизинг-грантлар саны буенча без Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдән генә калышабыз.