Беренче бала туу – һәр яшь ата-ана зур сөенеч. Мамадыш шәһәрендә яшәүче Муллахмәтовлар гаиләсендә икеләтә сөенеч – 2014 нче елның 14 мартында игезәк кыз балалары туды. Кызларга ата-аналары күркәм мәгънәле исемнәр сайлаганнар – Әминә һәм Әдилә.
27 нче март көнне Ришат һәи Ирина Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә кызларының беренче документларын – туу турында таныклыкларын алырга килделәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-анананы гаиләләрендәге зур сөенеч белән чын күңелдән тәбрикләде, үзе дә игезәк малайлар әнисе буларак, шатлыкларын уртаклашты, җылы теләкләрен җиткерде.
Ришат белән Иринага 1 нче июнь көнне ГХАТ бүлегендә узачак зур бәйрәмгә чакыру алдылар. Бөтендөнья балаларны саклау көне ГХАТ бүлегендә районда туган барлык игезәк балаларны бергә җыячак. Тантанада район җитәкчеләре, ата-аналарның туганнары, хезмәттәшләре катнашачак дип көтелә.