Хәер, беренче булып иҗат ителгән, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Вәсим Әхмәтшин көй язган “Кошларым“ җыры да гаять бәхетле булды: Әлфия Әфзалова кебек күренекле җырчылар да ишетүгә үк репертуарларына алдылар. Бүген аны яшь йолдызыбыз Гөлсирин Абдуллина яратып башкара. Әле ярый җырларның һәм шигырьләрнең гомерләре озынрак. Нәкыя апабызны рәхимсез үлем арабыздан алып киткәнгә дә сигез ел вакыт узган икән инде. Ә җырлары һаман яшәүләрен дәвам итәләр. Шигырьләре үзләре үк көйле, сагышлы аның. Шуңадыр, Фәнис Нәбиуллин, Вәсим Әхмәтшин, Илдар Вәлиев, Алексей Абрамов, Илгиз Мөхәммәтҗанов, Виталий Агапов, Әлфис Кыямов... дүрт дистәдән артык шигыренә җырлар яздылар. Шәһәребездәге 2нче лицейда узган ел үткән бер әдәби очрашуда директор урынбасары Рәмзия Елина: “Шәһәребездә Нәкыя Йосыпова урамы бар. Хәзерге укучыларыбызның кайберләре аның кем икәнен белмәскә дә мөмкин. Нәкыя апага багышлап бер кичә оештыра алмасызмы икән,“–дигән иде. Каләмдәшләребез дә бу фикерне күтәреп алдылар. 2нче лицейның үзендә үк оештырылган кичәгә Кызыл Тау, шәһәребезнең 1нче һәм 4нче мәктәпләре укучылары белән укытучылары да килде. Кичә Нәкыя Йосыпованың Гөлсирин Абдуллина башкаруындагы “Кошларым“ җыры белән башланып китте. Лицейның бию төркеме дә чыгыш ясады җыр башкарылганда. “Агымсу“ дулкыннары“ клубы җитәкчесе, бу кичәне оештырып йөргән Гөлнур Васыйлова Нәкыя апага багышлап “Сине сагыналар“ исемле мәрсия-шигырь иҗат иткән. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Хәмзина “Кошларым“ җырының язылу тарихы белән таныштырып узды. Укучылар игътибарына район мәдәният йортында Нәкыя Йосыпованың 60 яшьлек юбилеена багышлап үткәргән кичәдән өзек, иҗатын зурлаган өчен үзенең рәхмәт сүзләре яздырылган видеотасма тәкъдим ителгәндә шагыйрә үзе кайткандай булды. Сеңелләре Асия Әхтямова белән Асия Муллагалиева апалары турында истәлекләре белән уртаклашып уздылар. Асия Әхтәмованың оныгы кичәдә катнашучыларга бүләкләр дә тапшырды.
–Нәкыя бик гади, ачык күңелле кеше иде. Шигырьләреннән йөрәк җылысы бөркелеп тора кебек,–диде аксакалыбыз Вахит ага Галиев. Кичә Алназ Нургалиев белән Гөлнур Васыйлова башкаруындагы “Мамадышым“ җыры белән төгәлләнде.