Динебезне мәсхәрәләмик

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Мин баш-аягым белән дингә бирелгән кеше түгел, бары тик күңелемдәге уйларны гына җиткерәсем килә, бәлки бу язма кемнеңдер динебезгә һәм бер-беребезгә булган уйларын яхшы якка үзгәртер.

фан Миңнуллинның Әтнәләр әзерләгән “Мулла” спектакле зур аншлаг белән барды. Әйе, актерлар да бик оста, режиссура да бик көчле, ут һәм көй куючыларның да эше матур, костюмнар да бик күркәм. Боларның барысына да исем китеп, “булдыралар” диеп сөенеп утырдым мин. Ләкин мине бер нәрсә борчыды, режиссерның карап бетерелмәгән эше – динебезгә булган  мөнәсәббәт. Спектакль авыл тормышындагы муллалар эше турында бара. Авылга күченеп килгән  яшь мулла үзе белән төргәк-төргәк китаплар алып килгән. Аңлашыла,  бу матур әдәбият түгел. Спектакль   барышында мулла шушы төргәкләрнең берсенә утырып сөйли башлады. Менә шушы хәлне күргәч, күңелем кайтты, әлеге тамашаны ахырына кадәр дә карый алмадым, залдан чыгып киттем. Бу күренеш миңа мөселман дөньясын мәсхәрә итү кебек тоелды, дини китапларны түбәнсетү булды.

Безнең туристларыбыз гарәп иленә баргач, асфальтта урнашкан җир асты юлының капкачын (люк)ны әйләнеп үткән. Шунда бер гарәп кешесе: “Һай, сез бигрәк куркак икән, татарлар! Шул капкачны да әйләнеп үтәсез!” – диеп көләргә уйлаган. Ә беләсезме безнең татар кешесе ни дигән! “Мин курыкмыйм!  Капкачка  гарәп хәрефләре белән язылган, Коръән китабында да шул ук хәрефләр бит. Мин бу язманы хөрмәт иткәнгә күрә  әйләнеп үтәм,” – дигән. Шуннан соң бу гарәп кешесе елап гафу үтенгән: “Менә кемнәр динне хөрмәт итә икән,” – дигән.  

Тагын бер күңелсезлеккә тап булдым мин. Автобуста барганда бер егет исенә төшеп кечкенә дога китабын (аятьләр) алып укып бара  һәм  бу китапчыкны арт ягына кыстырып куеп, ике кулын күтәреп дога кыла, үзенчә теләк тели һәм автобуста баруын дәвам итә. Мин аның бу эшенең дөрес түгеллеген юл буе раслап килдем, ул аңламады: “Сез мине өйрәтмәгез, мин үзем беләм,” – дип тукталышта төшеп калды.

Кулга дини  китаплар тотып, яулык-түбәтәйләр киеп кенә мөселман була алмыйсың. Күңелең саф, эшләрең, уйларың изге булса  гына син –  чын кеше. Бу тормышта каты күңелле булып,  кеше рәнҗетеп, ни уйласаң шуны эшләп йөреп кенә уңышка ирешеп булмый. Түрәләр, байлар да бер елый, уйламыйча кылган, кирәксез гамәлләре, кичерелмәс эшләре  елата аларны. Бер-беребезнең сүзен тыңлап, күңелләрен аңлап, хөрмәт белән яшәргә өйрәнсәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International