ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Ачыктан-ачык зәкят бирү, гошер сәдакасы җыю моннан егерме ел чамасы элек башланган. Арташ авылында аны бәйрәм итеп уздыру матур гадәткә кереп бара.  


19
сентябрь, 2015 ел
шимбә
“Олимп” боз сарае массалы шуулар өчен ачык дип игълан ителде. Узган ялларда райондашлар кичләрен тимераякта шуып үткәрә алдылар. 
Өстәл теннисы буенча район беренчелеге җиңүчеләре игълан ителде. Бәйге 2000 нчы елгы һәм яшьрәк булган егет-кызлар арасында барган иде. 30 дан артык кеше өстәл теннисында сыналды. 
Мамадышыбызның авыл хезмәтчәннәре үз туарын Казан ярминкәсендә тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы формированияләре, Тәкәнеш зонасы фермерлары, шулай ук райпо, ШЭ Мотыйгуллин, Мамадыш сыр заводы, балык заводы продукциясен табарга мөмкин иде Казан ярминкәсендә.

18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Шәһәр мәктәпләренең “Җир әлифбасы“ дип исемләнгән тәҗрибә участокларында “кишер каракларын“ тотканнар. Билгеле булганча, әлеге уңышны педагогик коллективлар җәйге каникул чорында үз көчләре белән үстерә. 

Узган атнада Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Нургалиевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – бала тууны тантаналы рәвештә теркәү узды.Яшь әти –әниләр 2014 нче елның 14 октябрендә Менделеевск шәһәрендә узган коллегия вакытында күрсәтмә чыгышлар вакытында язылышканнар иде.
Яз һәм көз айларында үткәрелүче “Агачлар утырту көне“ кысаларында оешма-предприятиеләр коллективларына бушлай үсентеләр бүлеп бирәләр.
Мамадышта җылыту сезоны старт ала.Шул хактагы карарга район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов тарафыннан кул куелды. 

17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Россия санкцияләре исемлегенә эләккән азык-төлекне юк итә башладылар: кайсын трактор белән изеп күмделәр, кайсын яндырдылар. Кемдер ачлыктан тилмергәндә, азык-төлекне шулай әрәм итүне исрафка санап, күпләр бу хәлгә каршы чыкты, меңләгән имза җыелды.

16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Агымдагы елның икенче яртыеллыгына басма матбугатка язылу кампаниясен уңышлы тәмамлаган идек, аның кызыклы мизгелләре кайтавазы һаман дәвам итә әле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International