Урманчылар районны төзекләндерүгә дә зур өлеш кертә.

2015 елның 18 сентябре, җомга

Урманчылар районны төзекләндерүгә дә зур өлеш кертә. Яз һәм көз айларында үткәрелүче “Агачлар утырту көне“ кысаларында оешма-предприятиеләр коллективларына бушлай үсентеләр бүлеп бирәләр. Моның өчен алдан заявка гына калдырырга кирәк.

“Кама урманчылыгы“ ДКУ карамагында 54 мең гектар урманнар исәпләнә. Территория 6 урман участогына бүленгән.

Учреждение территориясендәге участокларда урман кануннарының үтәлешен 28 инспектор контрольдә тота.административ беркетмәләр төзү дә алар өстендә.

Кама урманчылары быел Алабугадагы агач эшкәртү заводына 35 мең кубометр чимал әзерләргә тиеш. Киселгәннәре урынына яңаларын утырталар. Быел яшь үсентеләр 110 гектар мәйданны яулаган.

 “Кама урманчылыгы“ның Берсут участогында 6 гектар мәйданны биләүче питомнигы бар. Анда 15 төрдән артык агач һәм куак үсентеләре утыртылган. Күпчелекне нарат, чыршы, имән, кедр, акация, юкә, пихта алып тора. Куаклардан балан, сирень, миләшкә өстенлек бирәләр.

6 гектарлы мәйданда 4 хатын-кыз эшли. Татьяна Текушева биредә бригадир вазыйфасын башкара.

“Безнең төп эш үсентеләрне карап үстерү, рәт араларын эшкәртү. Быел җәй яңгырлы булгач, чүп үләннәре күп үсте. Шулай ук орлыклар җыю да безнең өстә”,- ди Татьяна Текушева.

Сентябрь аеның өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан барлык урманчыларга, ветераннарга иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз. 

Әлеге питомникта үсүче агачлар урман территориясен тулыландыруга гына түгел, ә районны төзекләндерүгә дә тотыла. Ел саен оешма-предприятиеләргә бушлай үсентеләр тараталар. Моның өчен алдан заявка калдыру шарт. Ә шәхси хуҗалыклар өчен бу хезмәт түләүле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International