Балалар өлешенә керүчеләргә җәза биреләчәк. Шәһәр мәктәпләренең “Җир әлифбасы“ дип исемләнгән тәҗрибә участокларында “кишер каракларын“ тотканнар. Билгеле булганча, әлеге уңышны педагогик коллективлар җәйге каникул чорында үз көчләре белән үстерә.
“Җир әлифбасы”нда– хезмәт чиреге бүген. Шәһәребез мәктәпләре коллективлары да тәҗрибә участокларында уңыш җыю эше белән мәшгуль. Бу көннәрдә урта белем бирү учрежденияләренә беркетелгән басу гөрләп тора. Уку йортлары коллективлары үз участокларына кишер белән чөгендер, бәрәңге алырга чыкканнар.
“Хезмәт дәресенә” Красная Горка мәктәбеннән 7нче “а“ һәм “б“, 8нче “а“ һәм “б“, шулай ук 10нчы сыйныф укучылары, аларның класс җитәкчеләре җәлеп ителгән иде. Эшләр биредә һәркемгә дә тигез итеп бүленгән. Беренче төркем алдан уңышны казып яки йолкып чыгара, алар артыннан яшелчәне чистартып баралар. Соңгы этапта әлеге культуралар зурлыгына карап сатарга яки ашханә складына дип бүленә. Аларны сеткалар һәм капчыкларга тутыралар.
Быел бу басуда 5 мәктәп алтышар гектар мәйданда икенче икмәк, берәр гектарда кишер һәм чөгендер үстерделәр.
Ә монысы инде 3нче санлы мәктәп коллективы. Алар бәрәңге уңышы җыя. “Невский“ һәм “Ароза“ сортларын утыртканнар. Уку йорты директоры Фәнис Мөхәммәтҗанов трактор руле артында. Әлеге шәхси МТЗ тракторын быел алган. “Техника эзләп, чират көтеп интегәсе юк“,- ди ул. Быел барлык культуралар буенча да уңыш яхшы,- дип сөйләделәр.
Мәктәп коллективларының җәйге каникул чорында тир түгеп үстергән уңышларына кызыгучылар да табылган икән. Бер төркем намуссыз мамадышлылар хокук сакчылары тарафыннан кичке вакытта бурлык вакытында тотылган. Хәзерге көндә бу участокта кизү торуны көчәйткәннәр.