Өстәл теннисы буенча район беренчелеге

2015 елның 19 сентябре, шимбә
Өстәл теннисы буенча район беренчелеге җиңүчеләре игълан ителде. Бәйге 2000 нчы елгы һәм яшьрәк булган егет-кызлар арасында барган иде. 30 дан артык кеше өстәл теннисында сыналды. Нәтиҗәдә, 1 нче урынга 1 нче мәктәптән Элмира Салахутдинова, 2 нче урында – VIII төр коррекцияләү–торак мәктәбеннән Алсу Мөбәрәкшина, 3 нче урында- 4 нче мәктәптән Гүзәл Хәмидуллина. Яшүсмерләр арасында исә 4 нче мәктәп укучысы Кирилл Федоров җиңүче. Икенче баскычта 2 нче лицей укучысы Евгений Семенов, 3 нче баскычта 4 нче мәктәптән Азат Габитов. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International