Көз җитүгә мөселманнар мәчетләргә, мәдрәсәләргә гошер сәдакасы китерә башлыйлар.

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Көз җитүгә мөселманнар мәчетләргә, мәдрәсәләргә гошер сәдакасы китерә башлыйлар. Ачыктан-ачык зәкят бирү, гошер сәдакасы җыю моннан егерме ел чамасы элек башланган. Арташ авылында аны бәйрәм итеп уздыру матур гадәткә кереп бара. 

4нче ел рәттән районыбызның Арташ мәхәлләсендә Гошер бәйрәмен Мәскәү, Казан, Яр Чаллы һәм Мамадыштан килгән күпсанлы кунаклар катнашында зурлап билгеләп үтәләр. Мәчет каршындагы махсус урынга халык капчык-капчык бәрәңге, кишер, чөгендер, кабаклар китергән иде. Боларнын барысын да арташлылар уз кочлэре белэн устергэн. Житештергэн продукциялэренен уннан бер олеше гошер итеп китерелэ.

Бәйрәмдә катнашучыларны сыйлау өчен янәшәдә генә казан асып, пылау пешерергә куйганнар.

«Гөшер сәдакасы җыю авылыбыз өчен күркәм традициягә әверелә бара. Көз җитүгә халык үзе сорый башлый, быел кайчан үткәрәбез, гошер бәйрәмен дип. Аллага шөкер, катнашучылар саны да арта. Изге гамәл булуын аңлыйлар»,- диде авыл имамы Рифат хәзрәт Имаметдинов.

 

Халкыбызның тырыш хезмәтеннән тыш, күп нәрсә һава торышына, яңгыр яву-яумавына бәйле бит. Корылык елларда без бөтенебез ошбу гади хакыйкатькә янә ныклап инандык. Шуның өчен Аллаһы Тәгаләдэн яңгыр кирәк булса, яңгыр, кояш кирәк булса, кояшлы көн сорыйбыз. Әлбәттә, мул уңыш алу өчен кулай һава шартлары Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә бәйле. Киләчәк уңышлары мулдан булсын өчен бабаларыбыз Аллаһы Тәгаләнең кушканнарына буйсынып, Коръәни-Кәримдә язылганча, гошер бүлеп биргәннәр.

«Без Аллаһ тәкъдире белән авылда яшибез, һәрберебезнең җирләре бакчалары бар, бәрәңге утыртабыз, яшелчә устерәбез. Бу яктан да Аллаһы Тәгалә безгә бер гыйбәдәтен, зәкәтен биргән, ул "гошер” дип атала. Гошер– уннан бере дигән сүз, ягъни су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен без ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирергә тиеш булабыз»,- диде район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев.

Гөшер сәдакасы җыюда авыл имамы Рифат хәзрәткә күп кенә якташлары да ярдәм итә. Илсур Гыйззәтуллин иң активларның берсе.

Теләп катнашасызмы дигән сүз булырга да тиеш түгел. Әлбәттә бик теләп, чын күңелдән катнашабыз. Бу изге һәм саваплы эш бит.

Мәчет янәшәсенә чәй табын әзерләнгән иде. Бәйрәмнең мәҗлес өлешен авыл имамы Рифат хәзрәт ачып җибәрде, кунаклар белән таныштырып чыкты. Аннан дин әһелләре тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр. Әлеге чара тәмле пылау һәм чәйдән авыз итү белән тәмамланды. Җыелган яшелчә, җиләк-җимеш авылдагы мохтаҗ гаиләләргә һәм Мамадыш мәдрәсәсенә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International