Шатлыклы вакыйга

2015 елның 18 сентябре, җомга
Узган атнада Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Нургалиевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – бала тууны тантаналы рәвештә теркәү узды.Яшь әти –әниләр 2014 нче елның 14 октябрендә Менделеевск шәһәрендә узган коллегия вакытында күрсәтмә чыгышлар вакытында язылышканнар иде. Менә гаиләдә тагын бер шатлыклы вакыйга: беренче уллары туу. Яңа туган балага Аяз дип исем куштылар. Ул болытсыз күк йөзе, шатлыкны аңлата.Гаиләләргә истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре һәм ГХАТ бүлегенең истәлекле открыткасы тапшырылды. Уллары Аяз туу белән Нургалиевлар гаиләсен хезмәттәшләре дә чын күңелдән тәбрикләделәр. Шигырь дә сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр. Барлык гаиләләргә дә исәнлек, тигез тормыш телисе генә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International