“яшь иҗатчы” түгәрәгенә йөрүчеләр

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

29ноябрь-әниләр көне.Шушы бәйрәм уңаеннан 27 ноябрьдә Көмеш-Күл төп мәктәбендә эшләп килүче  “яшь иҗатчы” түгәрәгенә йөрүчеләр  Мәдәниятйортында Ш. Хөсәеновның  “Әни килде”драмасын сәхнәләштерделәр.Премьера бик уңышлы үтте.Тамашачы укучылар чыгышын  бик җылы кабул итте. Балалар үз ролен җиренә җиткереп,тамашачының йөрәгенә үтеп керерлек итеп башкарды.Шуңа күрә күпләрнең  күзендә яшь иде.Әлеге спектакльне сәхнәгә куючы-түгәрәк җитәкчесе Саматова Зөлфирә  Рифхат кызы hәм мәдәният йорты директоры Хасанов Рифат Рифхат  улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International