Уразбахты авл җирлегендә 1 мәчет эшләп килә. Анда өлкәннәребез җомга намазына җыела. Гасимов Шаяздан абый, Усманова Нурания апа мәчет тулы куәтенә эшләсен өчен бөтен көчләрен куялар. Ураза гаете, Корбан гаетендә мәчет шыгрым тулы була. Һәр ел мәчеттә Мәүлид бәйрәме үткәрелә. Мәчетне тотуга авыл халкы да үз өлешен кертә.