1 декабрь көнне Кече Кирмән мәдәният йорты хезмәткәрләре авылда гомер кичерүче инвалидларга күчтәнәчләр өләштеләр ,концерт номерлары белән өйләрендә булдылар.Фарил Дөлмиев төрле милли музыка уен-коралларында уйнап,Фирая Салахова,Гөлсимә Закирова,Гөлназ Галимова,Нурия Хуҗиәхмәтовалар матур җырларын бүләк итеп аларны сөендерделәр.Инвалидларның күңелләренә җыр –моң аша яшәү дәрте бирделәр.