Конкурс барышында урман питомнигының эшчәнлек нәтиҗәләре һәм сыйфаты исәпкә алыначак
(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстанның иң яхшы питомнигына конкурс игълан итте.
Конкурс кысаларында быел агач үсентеләре утырту нәтиҗәләре һәм сыйфаты, база урман питомнигының, мәктәп бүлегенең торышы, аның техника белән тәэмин ителеше исәпкә алыначак.
Искәртеп үтик: быел Татарстанның 55 база урман питомнигында 52 млн данә утырту материалы үстерелгән.
Былтыр Мамадыш, Кызыл Йолдыз һәм Шәһәр яны урман питомниклары иң яхшылары дип табылды.
Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.