ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе буенча, авылда 23 градус салкын (шәһәрдә -25) булганда – башлангыч сыйныф укучылары, 25 градустан (шәһәрдә - 27)  – 5-9 сыйныфлар, 30 градус салкында (шәһәрдә - 32) 10-11 сыйныфларда дәресләр үткәрелми.

Бүген Мамадыш политехник көллиятендә истәлекле вакыйга булып үтте – биредә ике ел ярым укыган 41 егет-кызга тантаналы рәвештә төзүче, наладчик һәм автомеханик һөнәрләрен алып чыгулары турында дипломнар тапшырылды. 

“Олимп“ сәламәтләндерү комплексына орынып торучы спортсменнар кунакханәсе төзелешен язын төгәлләячәкләр. Бу хакта узган шимбәдә шәһәр предприятияләре, бүлек җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы игълан итте. 


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан изумруд юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин һәм сәркәтип Нурфәния Гарипова котладылар.

Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Айрат Галиев хәбәр итүенчә, быел төбәгебездә бер генә грипп белән авыру очрагы да теркәлмәгән әле. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәренә караганда, бүгенге көндә тырмаларның 95, культиваторларның 78, чәчкечләрнең 54 проценты сафка бастырылды.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ана капиталы программасына башлангыч бирелгән 2007 ел белән чагыштырганда, республика гаиләләрендә икенче балалар  – 78 процентка, өченче сабыйлар – 106 процентка, дүртенче һәм аннан соңгылар 81 процентка арткан.

Мамадышта мондый дәресләрнең әле булганы юк иде.

19нчы-21нче гыйнвар көннәрендә Кукмара төбәгендә хоккей бәйгесе узды. Яшь спортчылар “Алтын алка“ клубы бөтенроссия уеннарының зона этабында көч сынаштылар.

Шәһәр урамнарыннан тәүлек саен уртача 1 мең кубометрдан артык кар чыгарыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International