Мамадышның кризис кичерүче парларына тест тәкъдим итәләр.

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ана капиталы программасына башлангыч бирелгән 2007 ел белән чагыштырганда, республика гаиләләрендә икенче балалар  – 78 процентка, өченче сабыйлар – 106 процентка, дүртенче һәм аннан соңгылар 81 процентка арткан.

Бу хакта Татарстанның ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева белдерә. Аның искәртүенчә, иҗтимагый аңда өч балалы гаиләне үрнәк итү буенча эш алып барылырга тиеш.

Гаиләләр теркәлүгә килгәндә, икенче ел рәттән җөмһүриятебездә аерылышучылар исәбе кими бара. Дөрестән дә, хәзер бу тискәре тенденцияне үзгәртүгә республикада бик ныклап алындылар. Быелдан ЗАГС идарәсе ике грант проектын гамәлгә ашыра башлый.  

ЗАГС идарәсе сайтында тест рәвешендә эшләтеп җибәрелгән “Гаилә консультациясе” интернет-сервисы психологик ярдәм күрсәтүнең бер варианты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International