Урамда көннәр суытып җибәрү сәбәпле, беренче чиратта укучылар, шулай ук аларның әти-әниләре еш кына һава температурасы ничә градус булганда мәктәптә дәресләр үткәрелми, дип кызыксына.

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Урамда көннәр суытып җибәрү сәбәпле, беренче чиратта укучылар, шулай ук аларның әти-әниләре еш кына һава температурасы ничә градус булганда мәктәптә дәресләр үткәрелми, дип кызыксына. 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе буенча, авылда 23 градус салкын (шәһәрдә -25) булганда – башлангыч сыйныф укучылары, 25 градустан (шәһәрдә - 27)  – 5-9 сыйныфлар, 30 градус салкында (шәһәрдә - 32) 10-11 сыйныфларда дәресләр үткәрелми.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә, 26 гыйнварда Мамадышта көндез 21-25 градус салкын булачак. Төнлә 28 градуска кадәр төшүе ихтимал. 27нче гыйнварда иртән 27 градус, көндез 26 градус салкын булыр дип фаразлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International