Мамадыш хоккейчылары Кукмарадан икенче урын алып кайтты.

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

19нчы-21нче гыйнвар көннәрендә Кукмара төбәгендә хоккей бәйгесе узды. Яшь спортчылар “Алтын алка“ клубы бөтенроссия уеннарының зона этабында көч сынаштылар.

Ярыш 2001-2002нче елларда туган үсмерләр командалары арасында оештырыла. Безнең “Олимп“ командасы яхшы уен күрсәтеп, уңышлы чыгыш ясады. Тренер Илья Шевяхов шәкертләре күрше районнан икенче урын белән кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International