Югары Ушмы авыл жирлегендэ «Ак калфак» оешмасынын бик жанлы хэм эчтэлекле рэвештэ район семинары уткэрелде.
Районыбызның авыл җирлекләре арасында үткәрелүче иҗади бәйге дәвам итә. Үзешчән сәнгать осталары алдан игълан ителгән махсус график нигезендә мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясыйлар.
“Олимп“ боз сарае 1991 елда кулланылышка тапшырылган боз катыру җайланмасы белән былтыр саубуллашты. Искесе бик еш ватылып, бозның тиешле тыгызлыгын сакламыйча үзәккә үтә иде, диләр биредә эшләүчеләр. Яңа боз катыру системасы моннан бер ел элек эксплуатациягә тапшырылды.
Бу ялларда безне кабаттан буранлы көннәр көтә. Башкалабыз Казанда һава торышы иртәнге сәгатьләрдән үк начарлана башлаган.
Ярминкәләр муллык билгесе, дип бик хак әйтәләр. Бүген шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Халыкка Шәдче икътисадый зонасы эшкуарлары белән беррәттән, башка төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр, фермерлар да үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим итте.
Бу көннәрдә шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп һәм икенче лицей спортзалларында волейбол буенча күнегүләр уза. Җәнлек совхозы урта мәктәбенең 2000-2001нче елларда туган малайлар һәм кызлар командалары Мамадышка килеп ТР укучылары спартакиадасының зона этабына әзерләнәләр.
Безнең мәгълүмати сайт район кулланучылар берлегенең 2015нче ел йомгакларына багышланган киңәшмәсе узуын хәбәр иткән иде инде. Аның кысаларында төп күрсәткечләр белән залдагыларны Мамадыш районы кулланучылар берлеге рәисе вазыйфаларын башкаручы Мансур Фәхриев таныштырды.
2016 елның 1 гыйнварыннан “Юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен штраф түләтү турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү” турындагы административ регламент үз көченә керде. Әлеге канун мамадышлылар күңеленә хуш килгәнме?Район юхидилеләре бу сорауны райондашларга юлладылар. Респондентлардан күбесенчә уңай җаваплар алынды.
Бүген Мамадыш политехник көллиятендә истәлекле вакыйга булып үтте – биредә ике ел ярым укыган 41 егет-кызга тантаналы рәвештә төзүче, наладчик һәм автомеханик һөнәрләрен алып чыгулары турында дипломнар тапшырылды.
22 январь көнне Мамадыш шәһәрендә Диана Мишкина истәлегенә багышланган III регионара фестиваль-конкурс узды. Чараны әнисе Светлана Сабирова, дуслары, коллегалары Диананы сагынып, яшь йолдызның исемен мәңгеләштерү нияте белән оештырган.