Мамадыш аграрийлары язгы кыр эшләренә әзерләнә.

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Районыбызның күмәк хуҗалыкларында, агрофирмаларында язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларны ремонтлау бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәренә караганда, бүгенге көндә тырмаларның 95, культиваторларның 78, чәчкечләрнең 54 проценты сафка бастырылды. Быел язгы кыр эшләрендә төбәгебезнең агросәнәгать оешмаларыннан 347 трактор катнашачак. Хәзерге вакытта аларның 173 данәсе төзекләндерелгән. Бу гомуми санның 50 % дигән сүз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International