Бүген Мамадыш районы башлыгы итеп 42 яшьлек Вадим Никитины сайладылар. Мондый карарны район Советы депутатлары Мамадыш муниципаль районы Советының 33 нче утырышында кабул иттеләр. Утырыш ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов рәислегендә узды.
2024 елның 12 августында Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында (алга таба - Конкурс) конкурска заявка кампаниясе старт алды. Ул Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашучы студентларның, аспирантларның, яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең, авыл һәм эшләүче яшьләр вәкилләренең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Кая барырга һәм нәрсә эшләргә икәнен белмисең икән - сорарга курыкмаска кирәк. Бигрәк тә йорт төзелешенә килгәндә, барысын да дөрес һәм сыйфатлы эшләргә кирәк булганда.
Ортопедик аяк киеме аяктагы анатомик үзгәрешләрне һәм кешенең статодинамик функциясе бозылуны исәпкә алып эшләнә. Мондый аяк киеме, кагыйдә буларак, махсус кибетләрдә һәм даруханәләрдә сатыла.
«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 11 октябрендә 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Мамадыш районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы, 23/33 йорт түбәндәге адрес буенча уздырырга планлаштыра.
Туры эфирда җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләренең үзенчәлекләре турында фикер алышачаклар. Бу темага ВКонтактеда туры эфир багышлана, ул иртәгә, 13 сентябрьдә 10 сәгатьтә кадастр инженерлары өчен узачак.
Бүген кич якташыбыз Игорь Киселев өчен җан атабыз. Игорь махсус хәрби операциядә 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән сож катнаша. 2023 елның октябрендә авыр яралана, соңыннан аяксыз кала һәм инвалид коляскасында йөрергә мәҗбүр була.
«Милли приоритетлар» АНО һәм Россия Хезмәт министрлыгы «Россия эше»кадрлар үзәкләре хезмәтләрен алга этәрү буенча коммуникация кампаниясен башлап җибәрде. Бу үзәкләрнең эш бирүчеләргә файдалы булуына басым ясалды. Эш бирүчеләрнең заявкалары буенча белгечләрне сайлап алу, аерым HR-хезмәтләр күрсәтү, күпләп сайлап алу, белгечләрне укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү мөмкинлеге бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш шәһәренең «Табыш» кибетендә профилактик чара уздырдылар.
Белем көне алдыннан «Нәфис» хәйрия фонды Татарстанның 900 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк итте. Бүләкләр Татарстан Республикасының Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Саба районнарына, шулай ук Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарына җибәрелде. Мәктәп җыелмалары балаларга төрле чараларда тапшырылды. Мәсәлән, «Нәфис» БФ директоры Роза Гыйльмурова «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» бәйрәмендә җыелмаларны «Чулпан»мәдәни үзәгендә тапшырды.