Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов Красная Горка авылы мәктәбендә капиталь ремонт барышын бәяләде. Уку йортында эшләр быел март аенда башланды.
Гомуми мәйданы 2000 квадрат метр булган бина, элек анда 350 бала ике сменада белем ала иде, яңартуга мохтаҗ иде. Хәзерге вакытта бөтен бина буенча демонтаж эшләре алып барыла, алар 25% ка башкарылган. Эшләрнең төп күләме спорт залында: подрядчылар стеналарны штукатурлауга керештеләр. Объектны карап йөргәндә, Артур Ефимов материалларның сыйфатына аерым игътибар бирде.
Ремонт вакытында укучылар шәһәрнең төрле мәктәпләренә таратылды, ә урта звено укучылары дистанцион укуга күчерелде.
Генераль подрядчы — «СтройСити» ҖЧҖ 2026 елның 1 августына мәктәпне тулысынча яңарту эшләрен бетерергә тиеш.