Чисталык бездән башлана: Мамадышта экологик икеайлыкка старт бирелде!

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

         Чисталык бездән башлана: Мамадышта экологик икеайлыкка старт бирелде!

          Бүген, 1 апрельдә, безнең шәһәрдә рәсми рәвештә экологик икеайлык старт алды. Чисталыкка таба беренче адымнар ясалды инде!

          Мамадышта административ комиссия территорияләрне карап чыкты. Комиссия вәкилләре урыннардагы вәзгыятьне бәяләү өчен районның иң җанлы һәм халык күп булган урыннарында булдылар. Рейд барышында аерым игътибар таләп итә торган участоклар билгеләнде. Кайдадыр территорияләрне төзелеш чүп-чарыннан тәртипкә китерергә, ә кайдадыр — көнкүреш калдыкларын тиз арада җыеп алырга кирәк.

         Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш системалы алып барылачак. Мондый рейдлар хәзер һәр пәнҗешәмбе узачак. Оештыручылар искәртеп узганча, төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Барлык җаваплы затларга үз территорияләрендә чисталык турында алдан кайгыртырга кирәк.

          Кадерле мамадышлылар! Әйдәгез, безнең шәһәр - иң уңайлы һәм чиста икәнен исбатлыйк. «Уңайлы Мамадыш синнән башлана»дигән девиз астында ике айлык үткәрәбез. Сезнең һәрберегезне чисталык урнаштыруда катнашырга чакырабыз. Без бергә өмәләргә чыкканда яки подъезд һәм ишегалдын җыештырганда - шәһәр күз алдында үзгәрә. Мамадышны бергәләп чүптән арындырыйк!  Шәһәребез балкып торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International