Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм аны булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. 

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм аны булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Артур Михайлович Еимов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Тавис кызы Вафина, шулай ук эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге һәм сәүдә оешмалары вәкилләре катнашты. Утырышта 2026 елның ике аенда алкоголь продукциясен ваклап сатуга йомгак ясалды. Биредә җитештерелгән алкоголь продукциясен сату күләмен арттыруга һәм план күрсәткечләрен үтәүгә юнәлдерелгән чаралар турында фикер алыштылар. Катнашучылар район территориясендә алкогольнең легаль булмаган әйләнешен булдырмау эшенә аерым игътибар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International