Киләсе елдан Россиядә I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау буенча компенсация түләүләре институты үзгәртеләчәк. 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Социаль фонды бүлеге бу гражданнарның пенсияләренә 1200 сум өстәмә түләү билгеләячәк. Өстәмә ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк. Шулай итеп, ярдәм чарасы сакланып калса, әлеге түләүне ел саен арттыру бурычы гамәлгә ашырылачак.
Татарстан Республикасында 161 438 федераль ташламадан файдаланучы социаль хезмәтләр җыелмасын натураль рәвештә ала: аларга бушлай медикаментлар, шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар һәм шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү керә.
Мамадыш районында яңа ягу сезоны 5 октябрьдән башланырга мөмкин. Бу хакта бүген Совет һәм Башкарма комитет бинасында хәбәр иттеләр. Район башлыгы Вадим Никитин һава шартларына гына карамаска, ә балаларның сәләмәтлеген дә кайгыртырга кушты.
«Минем бизнес» үзәгеннән бизнесы булганнар өчен бушлай ярдәм чаралары
24 сентябрьдә 9.00 сәгатьтә дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы була
Легаль булмаган продукция проблемасы Россия өчен бик кискен булып кала бирә: җиңел сәнәгатьтә законсыз әйләнеш өлеше 35 %ка җитә, парфюмер базарында 20 %ка, дару средстволары базарында 10 % ка кадәр.
Район башлыгы Вадим Никитин бүген иртән муниципалитет якын арада хәл итәргә тиешле бурычларны билгеләде. Мәсәлән, шәһәр Башкарма комитетына Мамадыш территориясендә агачлар һәм куаклар утыртуның план-схемасын эшләү йөкләмәсе бирелде. Район башлыгы фикеренчә, яшелләндерү чаралары паркларга һәм скверларга гына түгел, ә бөтен шәһәргә, аның күпсанлы урамнарына да кагылырга тиеш. Өстәвенә, эшләрнең төп күләмен белгечләр, профессионаллар башкарырга тиеш.
27 сентябрьдә 8:00 сәгатьтә Мамадышта һәм «Мамадыш» совхозында мөселман һәм православие зиратларында гомумшәһәр өмәсе узачак. Бу хакта шәһәр башкарма комитетында хәбәр иттеләр - ул чүп-чарны чыгаруны оештыра. Өмәдә катнашучыларга үзләре белән балта һәм тырмалар алып килергә тәкъдим ителә.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, бу «24 сәгать эчендә Ипотека»проекты буенча килешүләр.
Өмет линиясе-Россия халкына тәүлек буе түләүсез психологик ярдәм хезмәте.