"Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ 2020 елның 28 июлендә сәгать 8:00 дән 19:00гә кадәр Мамадыш АГРС ремонт эшләре үткәрү турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.
Дәүләт Советында «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декретка кул куюга 100 тулуга багышланган тантаналы утырыш узды. Утырыш башланганчы, истәлек конверты маркасына мөһер сугу һәм истәлек тимер акча белән таныштыру тантанасы булды.
29 майга
28 майда 18 сәгатьтән 29 майда 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Аз болытлы.
Явым-төшемнәрсез.
Юнәлеше үзгәрүчән җил 3-8 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +8..+10˚,
Максималь һава температурасы +24..+26˚.
Документны Гүзәл Хәсәнова Татар Автоном Социалистик Совет Республикасының 100 еллыгын бәйрәм иткән көнне алды. Район башлыгы Анатолий Иванов әлеге мөһим вакыйгага катнашуы, ә иң мөһиме, җирле халык арасында символиканы популярлаштыруга омтылышы өчен аңа рәхмәт белдерде.
ТАССРның 100 еллыгы сайтында Яңа тавыш бирү башланды.
100 еллык тарихның таныклыклары республиканың зур һәм кечкенә музейларында саклана. Татарстан шәһәрләре һәм районнарының горурланырлыклары бар - безнең төбәктә музейлар күп, Энтузиастлар җыйган һәм мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә саклана торган коллекцияләрдән ЮНЕСКО объектлары статусын йөртә торган музей комплексларына кадәр бар.
Хөрмәтле мамадышлылар, телерадиотапшырулар программаларын вакытлыча туктатып тору турында хәбәр итәбез. 8 июнь көнне 2: 00 - 11: 00 сәгатькә кадәр Шәмәрдән торак пунктында планлы ремонт эшләре башкару сәбәпле аналогик ("ТНВ" ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшыру программалары туктатылачак.
Мамадышлылар арасында коронавирус белән авыручылар саны артты-алар 22 кеше булды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсенең территориаль бүлегендә билгеләп үтүләренчә, барлык очраклар да читтән кертелгән, диагноз артыннан еракка йөрергә туры килмәгән, күпчелек очракта башка шәһәрләрдән килгән туганнар үзләре белән бу чирне алып кайткан.
1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында декрет имзалана.
Хөрмәтле мамадышлылар, якташлар!
1920 елның 27 маендагы тарихи дата Татарстан халкының милли дәүләтчелеген формалаштыруда мөһим этапка нигез сала, аңа яңа шартларда уңышлы социаль-икътисади үсеш өчен киң мөмкинлекләр бирә. Гасыр дәвамында республика халкы тырышлыгы белән куәтле җитештерү, фәнни һәм мәдәни потенциал булдырылды, ул безнең барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең нигезе. Татарстан тынычлык һәм тотрыклылык, милләтара һәм конфессияара татулык учагы булып тора.
Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә: -төнлә һәм иртән көчле яңгыр, яшен, җил көчәйгәндә 16-21 м/с га кадәр (Казанда да); -көндез, күбесенчә көнчыгыш районнарда, яшенле һәм җил 16-21 м/с га кадәр.