Документны Гүзәл Хәсәнова Татар Автоном Социалистик Совет Республикасының 100 еллыгын бәйрәм иткән көнне алды. Район башлыгы Анатолий Иванов әлеге мөһим вакыйгага катнашуы, ә иң мөһиме, җирле халык арасында символиканы популярлаштыруга омтылышы өчен аңа рәхмәт белдерде.
Логотип урнаштыру продукциянең сыйфатын гарантияли һәм шу лук вакытта Татарстан тарихын да пропагандалый. «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы тагын бер сертификат эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинга тапшырылачак.