Мамадышлылар арасында коронавирус белән авыручылар саны артты

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Мамадышлылар арасында коронавирус белән авыручылар саны артты-алар 22 кеше булды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсенең территориаль бүлегендә билгеләп үтүләренчә, барлык очраклар да читтән кертелгән, диагноз артыннан еракка йөрергә туры килмәгән, күпчелек очракта башка шәһәрләрдән килгән туганнар үзләре белән бу чирне алып кайткан. 13 Мамадышлыдан яңа коронавирус йогышы диагнозы алынган, районның тагын 4 кешесе республиканың медицина учреждениеләрендә калырга мәҗбүр. Исегезгә төшерәбез, чирләүчеләр Мамадыш шәһәре, Иске Комазан, Алкино, Пойкино, Кама урман хуҗалыгы, Кече Сон, Көмеш Күл авылларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International