1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында декрет имзалана.
Хөрмәтле мамадышлылар, якташлар!
1920 елның 27 маендагы тарихи дата Татарстан халкының милли дәүләтчелеген формалаштыруда мөһим этапка нигез сала, аңа яңа шартларда уңышлы социаль-икътисади үсеш өчен киң мөмкинлекләр бирә. Гасыр дәвамында республика халкы тырышлыгы белән куәтле җитештерү, фәнни һәм мәдәни потенциал булдырылды, ул безнең барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең нигезе. Татарстан тынычлык һәм тотрыклылык, милләтара һәм конфессияара татулык учагы булып тора.
Татарстан уңышларының нигезе-татарстанлыларның, шул исәптән мамадышлыларның иҗади хезмәте. Туган районыбыз, Татарстаныбыз чәчәк атуына үз өлешен кертүчеләргә һәм дәвам итүчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.
А. П.ИВАНОВ, район башлыгы, муниципаль район Советы Рәисе.